"Без хәтерлибез! Без беләбез!" исемле мәгълүмат сәгате

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

 30 октябрьдә Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Ул вакытта меңләгән кеше нигезсез рәвештә репрессияләргә дучар ителгән, җинаятьләрдә гаепләнгән, төзәтү - хезмәт лагерьларына җибәрелгән, махсус җирлекләргә җибәрелгән һәм хәтта гомерләреннән мәхрүм ителгән. Бу фаҗигале дата алдыннан, 29 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре  "Без хәтерлибез! Без беләбез!" исемле мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында катнашучыларны «Өзелгән очыш» - китап күргәзмәсендә булган әдәбият белән таныштырдылар һәм күзәтү ясадылар. Балалар зур террорчылык елларында атып үтерелгән Юлбат авыл җирлегендә яшәүчеләрнең фамилияләрен һәм Сафин И.Ф. «Юлбатым - Ямбулатым» китабының материалларын кызыксынып өйрәнделәр. Тенеки авылында яшәүче Мөнәвәрә Рәхимҗан кызы истәлекләре белән дә уртаклаштылар. 1933 елда әтисе Сабирҗанов Рәхимҗан кулга алына һәм Архангельск шәһәренә җибәрелә. Гаилә 1997 елда реабилитацияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International