Байлар Сабасында остаханә ачылды

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

 

    Күпләрегез “Саба мендәре” бренды астында чигелгән һәм тегелгән продукцияне яратып куллана, якыннарына бүләк итә. Бу көннәрдә әлеге матур, файдалы, күңелне иркәли, җанны тынычландыра торган эшләнмәләрне сайлап ала, заказ бирә торган остаханә үз ишекләрен ачты. Ул Байлар Сабасы бистәсе, Строителей урамы, 7нче йорт адресы буенча урнашкан. Остаханә хуҗабикәсе – Лилия Илфир кызы Вафина. Ул үзмәшгуль булып теркәлеп, республиканың эшмәкәрләргә ярдәм итү фонды аша микрозайм алып, үз хыялын тормышка ашыра. Башта социаль эшмәкәр эшенең үзенчәлекләренә төшенү өчен махсус курслар тәмамлый. Остаханәгә теләге булган һәркем килеп, тегү-чигү эшенә өйрәнә ала. Биредә аның өчен бөтен шартлар тудырылган. Киләчәктә танылган кул эше осталарын чакырып, махсус мастер-класслар оештыру да планга кертелгән. Кыскасы, Лилия Илфир кызының фантазиясе дә, мөмкинлекләре дә, уй-теләкләре дә җитәрлек. Аңа аларны тормышка ашыруда уңышлар телибез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International