Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан тормышка ашырылучы “Арендалы торак” программасы кысаларында Саба шәһәр җирлеге буенча бүгенге көндә зур күләмле эш алып барыла. Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә яңа формалашкан Рябиновая, Луговая, Счастливая һәм Азатлык урамнарында 18 участокта индивидуаль йортлар төзелә. Аны “ПМК-159”, “ПМК-Мелиорация”, “Идел”, “Кристалл”, “Рыбно-Слободский универсалстрой” җәмгыяте эшчеләре барлык таләпләргә туры килерлек итеп башкара. Йортлар хуҗаларына – районыбызның белем бирү өлкәсендә эшләүче белгечләренә файдалануга ел азагында тапшырылыр дип көтелә.