«Яшел хыяллар» балалар иҗаты конкурсы.

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә инде дүртенче ел, депутат һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология һәм табигатьтән файдалану комитеты әгъзасы Галиев Марат Ибраһим улы тарафыннан балалар һәм яшьләр өчен, «Яшел хыяллар» балалар иҗаты конкурсы уздырыла. Үсеп килүче буынның илебез тарихына, илебезнең герои үткәненә һәм бүгенгесенә карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру максатларында быел 25 майдан 10 июльгә кадәр “Яшел хыяллар” бәйгесе узды, Мамадыш һәм Саба районнарының 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары иҗат эшләре белән катнашты.

2022 елның 26 октябрендә, конкурс йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды, анда “Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе” укучылары бүләкләнде. Укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы «Рәсем» номинациясендә 17 яшькә кадәр:

1 урынны Байрамова Зәлия Рустемовна яулады

2 нче урынны Садуртдинова Азалия Азатовна алды.

Укучыларга алга таба уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International