Тиз шахмат буенча Татарстан «Сәламәтлек» XIX авыл Спартакиадасы

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

2022 елның 21-23 октябрендә Актаныш авылында 2022 елда тиз шахмат буенча Татарстан «Сәламәтлек» XIX авыл Спартакиадасы узды.

Саба районы җыелма командасы - "Сәламәтлек" авыл Спартакиадасының 3 тапкыр чемпионнары.

Турнир безнең команда өчен бик кызыклы һәм катлаулы булды.
Турнирның финал этабына (стенага дивар) безнең команда Кукмара районыннан фаворитларны бары тик "0,5" очкога гына узып, 1нче урынга чыкты.
Финалда безнең команда бик киеренке көрәштә чемпион титулын саклап кала алды.

Команда составы️ ️ :
1) Сәйфетдинов Альберт Рәшит Улы
(9 дан 8)
2) Габдрахманов Салават Самат Улы
(9 дан 6)
3) Закиров Динар Рамил Улы
(9 дан 6)
4) Харитонова Альбина Витальевна
(9 дан 6)

Команда капитаны:
Газизуллин Илназ Ильяс Улы

Шәхси зачетта:
2 урын - Сәйфетдинов Альберт Рәшит улы
2 урын - Харитонова Альбина Витальевна

Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International