"Тормыш матур"дип исемләнгән бәйрәм чарасы.

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Өлкәннәр көне-әти-әниләребез, әби-бабаларыбызның саф һәм якты бәйрәме. Бу бәйрәм җәмгыятькә генә түгел, туганнарына да, янәшәдә кайгыртучанлык һәм игътибар таләп итүче кешеләр яшәвен искә төшерә. Бу көнне үткәрелә торган бәйрәм чаралары ветераннарга чын күңелдән ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә. Октябрь аенда Курсабаш мәмәният йортында"Тормыш матур"дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрделәр.Бәйрәм дәвамында өлкәннәр үз адресларына чын күңелдән исәнлек-саулык, озын гомер, күңел күтәренкелеге теләкләрен ишеттеләр. Пенсионерлар үз хатирәләре белән уртаклаштылар, баянга яраткан җырларын башкардылар, шигырьләр укыдылар, биеделәр, шаярдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International