«Мин бик күп хайваннарны беләм» дигән викторина

2022 елның 15 октябре, шимбә

   Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, хайваннарны яклау көненә карата «Мин бик күп хайваннарны  беләм» дигән викторина үткәрделәр.  Балаларга  нинди хайваннарны сакларга һәм якларга,  моны ничек эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр. Викторина сораулары «Бөтендөнья хайваннарны яклау көне», «Минем яраткан хайваннарым», «Хайваннарны ничек сакларга»,  табышмакларга җавап бирү темаларына үткәрелде. Балалар хайваннар турында күп  мәгълүмат  белделәр. Мондый чаралар үткәреп, без балаларда хайваннарга карата мәхәббәт һәм кызгану хисләре кебек әхлакый сыйфатлар да тәрбиялибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International