Байлар Сабасында 2023 нче ел өчен үзара салым акчасын җыю эше бара

2022 елның 14 октябре, җомга

    Билгеле булганча, Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче гражданнарның 2023 нче ел өчен үзара салым акчасын җыю буенча үткәрелгән  җыелышларның йомгаклау карары нигезендә, ачык тавыш бирү юлы белән, бистәне төзекләндерү өчен һәр балигъ булган кешедән 500 сум акча җыюга ризалык бирелде. Аның нигезендә халыктан әлеге акчаны җыю эше бара. Нигезләмәгә таянып, әлеге акчаны 1 нче декабрьгэ кадәр җыеп бетерү таләп ителә. Аны Байлар Сабасы бистәсе, Мәктәп урамы, 31 А йорты адресы буенча эш көннәрендә Саба шәһәр җирлеге җирле үзидарә органнары урнашкан бинага килеп түләргә мөмкин (шимбә көнне 11:30 кадәр дә кабул итәбез). Шулай ук оешма, учреждение, предприятиеләрдән чакырулар кабул итәбез һәм урынга барып эшне оештырабыз. Әлеге акчалар бистәне төзекләндерү өчен тотылачагын истән чыгармыйк, димәк, үзебезгә уңайлы һәм матур булсын өчен тырышабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International