Туган ягыбызны өйрәнү атналыгы дәвамында “Бэлэкэч” балалар бакчасында тәрбиячеләр балалар белән туган төбәгебез ямьле Байлар Сабасы, аның тарихы һәм халкы, мәдәнияты, истәлекле урыннары турында сөйләштеләр. Атналыкның нәтиҗәсе итеп уртанчылар төркеме балалары “Туган ягым – гүзәл Сабам!” дип исемләнгән бәйрәм чарасы тәкъдим иттеләр. Сабабызның матур урыннарына сәяхәт барышында, балалар төрле биремнәр үтәделәр, туган ягыбызны мактап шигырләр сөйләделәр, җырлап-биеп күңел ачтылар.