Сентябрь аенда татарстанлылар кредит акчаларын кулланып күчемсез милекне ешрак сатып ала башлаган

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Росреестры 2022 елның 9 аенда статистик мәгълүматларны анализлап әнә шундый мәгълүматлар китерә.

Әйтик, июнь белән чагыштырганда , торак кредитларын куллану буенча иң аз килешүләр (3 829) теркәлгән вакытта, июль аенда бу күрсәткеч 4 301гә, августта – 4 468гә, сентябрьдә - 5 270гә кадәр арткан. Шулай итеп, сентябрьдә июнь белән чагыштырганда үсеш 37,6% тәшкил итте. Шул ук вакытта Казанда сентябрь аенда ипотекага күчемсез милекне июнь белән чагыштырганда 85,6% ка (июнь аенда – 1 155, июльдә – 1 423, августта – 1 828 һәм сентябрьдә – 2 144) ала башлыйлар.

Ел башыннан Татарстан Росреестры тарафыннан 54 меңгә якын ипотека кредит килешүләре теркәлгән, шул исәптән Казанда – 20 меңнән артык.

«Безнең мәгълүматлар буенча, быел кредит килешүләре саны буенча иң югары күрсәткечләр агымдагы елның мартында күзәтелде. Ул вакытта якынча 9,5 мең мондый килешү теркәлде. Аннан соң кимү булды. Әмма катлаулы хәлгә карамастан, турбулентлык июнь аеннан соң без күчемсез милек базарында активлыкның артуын күрәбез. Игътибар итәргә теләгән тагын бер момент: сентябрьдә Татарстанда теркәлү вакыты ике көнгә кадәр кимегән. Шулай итеп, закон буенча көнкүреш күчемсез милекне теркәүгә биш көн вакыт бирелә икән, безнең төбәктә йорт, гараж, мунча һ.б. теркәлергә мөмкин», - дип билгеләп үтте Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, ел уртасыннан башлап, уңай динамка теркәлә: июньдә 6 мең ДКП теркәлгән булса, алдагы айларда (июль-август)-7 меңнән артык, сентябрьдә – 7,7 мең шул рәвешле «түбән июньдә» сентябрьдә ДКП саны 26% ка артты, Казанда бу үсеш 41% тәшкил итте (июньдә 1835 дән сентябрьдә 2, 595 гә кадәр).

Күчемсез милек өлкәсендә эксперт Анастасия Гыйззәтова шәрехли:

"Сер түгел, күчемсез милек базары драйверы-ипотека. Ипотекалар саны кредит шартларына бәйле. Казанлылар ставкаларның кимүен көтеп, күчемсез милек сатып алуны кичектергән һәм банкларның тәкъдимнәре яхшыруга ук килешүләргә чыга башлаган, бу сентябрь статистикасы раслый да инде. Икенчел сектор үзен тотрыклы хис итә башлады. Сатучылар ташламалар бирү өчен тагын да сыгылучан. Шулай ук без икенчел базарда бер квадрат метрның бәясе старт алган яңа торак комплексларына караганда түбәнрәк булуын күзәтәбез. Шулай итеп, казанлыларны сайлау күренеп тора. Шулай ук билгеләп үтәсе килә, Казанда торак базары РФнең башка Субъектлары башкалаларына караганда тотрыклырак. Һәм тотрыклы ихтыяҗ, шул исәптән, башка төбәкләрдә яшәүчеләр хисабына да хуплана».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International