Безгә һәрвакыт кирәк һәм терәк булган өлкән буынны хөрмәтләү декадасы дәвам итә. Районыбызда ел саен 50 ел бергә яшәүче парларны хөрмәтләү йөзеннән үткәрелүче тантана быел да үз геройларын “Ильвина” ресторанына җыйды. Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче мөхтәрәм парлар – Наҗия һәм Фларит Әлмөхәммәтовлар, Диләфрүз һәм Рәсүл Мәҗитовлар, Фатима һәм Габделмәҗит Каюмовлар, Фирдәүс һәм Габит Фәрхетдиновлар, Рәфидә һәм Мәгъсүм Галиуллиннар, Фәйзрахман һәм Разия Гариповлар, Гөлнур һәм Рәшит Альметовлар әлеге тантанананың лаеклы һәм кадерле кунаклары булдылар. Сәламәтлекләре буенча әлеге тантанада катнаша алмасалар да, Руфия һәм Хәкимулла Гатауллиннар, Тәнзилә һәм Ризван Заһидуллиннар, Асия һәм Фарук Рафиковлар да бәйрәм котлауларын кабул итеп алдылар. Ә менә Җүәйрә апа белән Вафи абый Ибәтуллиннар инде 60 ел бергә. Аларга да хөрмәтләү һәм тәбрикләү сүзләре күп булды бу көнне. Тормышта күпне күргән, нык ихтыяр көченә ия булган, хезмәттән тәм табып яшәгән өлкәннәрнең картлыклары да бәхетле. Аларга нык сәламәтлек һәм тигез гомер телибез.