Саба районында ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

    2022 елның 30 сентябрендә, график нигезендә, Саба муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.

    Чара муниципаль район Башкарма комитеты Җитәкчесе Марат Ишниязов рәислегендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров, комиссия әгъзалары һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре катнашында узды.

    Утырыш вакытында Саба районында булган проблемалар һәм ХВКДА кабул ителгән карарларның үтәлеше турында мәгълүмат яңгырады. Саба муниципаль районы кулланучылар базарында вәзгыятьне яхшырту һәм контрольне көчәйтү юллары билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International