Саба гимназиясенең «Орленок» исемендәге профилактик отряды велосипедта узыш уздырды

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

    Юл-транспорт травматизмын, юл куркынычсызлыгы өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатыннан, Саба гимназиясенең хокук бозуларны профилактикалау отряды (җитәкчесе – Саба гимназиясенең социаль педагогы Гөлнара Шиһабиева) 8 сыйныфлар өчен “Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм!” исеме астында велосипедта йөрү оештырды. Чара Саба районы ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча балигъ булмаганнар эшләре бүлеге өлкән инспекторы Миләүшә Котдусова белән берлектә оештырылды. 70ләп егет-кыз тимер атларында “Балачак” балалар бакчасы- “Сабантуй” спорткомплексы маршруты буенча сәяхәт кылдылар. Маршрутның соңгы ноктасына килеп җиткәч, яшүсмерләр белән файдалы әңгәмә оештырылды. ЮХИДИ инспекторлары кайсы ситуациядә ничек эш итәргә кирәклеге хакында җентекләп аңлаттылар, юл билгеләре хакында искәрттеләр. Боларны кабатлауның һәрвакыт кирәге чыгачак, чөнки балалар арасында велосипедның популярлыгы арта бара. Ә укучылар югары тизлек, зур тәэсирләр артыннан куып, кайчагында юл йөрү кагыйдәләрен дә онытып җибәрергә мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International