«Минем цифрлы Татарстаным» республикакүләм рәсемнәр конкурсы нәтиҗәләре.

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Казанда шәһәрендә беренче сыйныф укучылары арасында «Минем цифрлы Татарстаным» республикакүләм рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды. Районыбыздан Маликова Алиса һәм Заһидуллин Самат җиңүче исеменә лаек булдылар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Бүләкләү тантанасында «Бердәм Россия» партиясенең республика бүлеге Секретаре — ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.

Әлеге конкурс Россия халыкларының мәдәни мирасы елына һәм Татарстан Республикасында цифрлаштыру елына багышланган чаралар кысаларында тормышка ашырылды. Конкурс барышында катнашучылар төрле программа чаралары: компьютер, график планшет, каләм, шулай ук программа тәэминаты ярдәмендә «киләчәк шәһәре»н төзеделәр. Финалга республиканың барлык районнарыннан 130дан артык эш узды. Ә интернет аша тавыш бирү 60 җиңүчене ачыкларга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International