Бүген тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә эшләүче хезмәткәрләр көне

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

Тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә эшләүче хезмәткәрләр көне ел саен 27 сентябрьдә билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән 2016 елның 17 маенда Россия Федерациясе Хөкүмәте боерыгы белән расланды.

Хөрмәтле тәрбиячеләр! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә чиксез сабырлык телибез, чөнки нәкъ менә сез — ата-аналардан соң, балалар белән күп вакыт үткәргән беренче кешеләр. Сез аларны тәрбияләүгә зур өлеш кертәсез. Моның өчен рәхмәт! Балаларыбыз өчен эшләгән барлык яхшылыгыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын иде!. Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International