Ел саен урып-җыю эшләре тәмамланганда районда Кабак бәйрәме уза. Ул-иң яраткан көзге бәйрәмнәрнең берсе. 10 сентябрь көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә, Туктар, Мэртен авыл клублары белән берлектә "Кабак бәйрәме - 2022" бәйрәмендә катнаштык.
Кабак бәйрәмендә күргәзмә дә оештырылды, шулай ук агитбригады чыгышы номинациясендә без грамота һәм кызыксындыру призы белән бүләкләндек. Шулай ук бәйрәм кунакларын кабактан пешерелгән ризыклары белән дә сыйладык.