Хәзерге вакытта IT тармагы һәм аерым алганда программалаштыру кирәкле профессияләрнең берсе. Якын киләчәктә күп тармаклар программалаштыру белән бәйле булачак һәм программист профессиясе популяр булачак. Безнең көннәрдә программалаштыру балалар бакчасыннан диярлек башлана.
13 сентябрьдә, Россиядә программист көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең төгәл датасы юк, ел башыннан 256-нчы көнне билгеләп үтелә.
Саба районы балалары да әлеге бәйрәмне билгеләп киттелэр. Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында районның 21 белем бирү учреждениесеннән укучылар өчен төрле программаларда программалаштыруга укытулар узды. Аннан соң балалар "Саба өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы" ДБУ каршындагы Урман селекция-орлыкчылык үзәгенә һәм Саба сөт комбинатынә экскурсияләргә бардылар.