Саба балалар сәнгать мәктәбендә укытучылар советы утырышы.

2022 елның 9 сентябре, җомга

Уку елы башында 2022 елның 9 сентябрендә Саба балалар сәнгать мәктәбендә педагогик совет узды. Коллективны котларга, педагогларга уңышлар теләп мәдәният бүлеге начальнигы Заһидуллин Рөстәм Фидаил чыгыш ясады, алда торган проблемалардан чыгу юлларын билгеләде.

Мәктәп директоры Алмаз Зиннур улы коллективның узган уку елы эшенә анализ ясады. Коллегалар эш юнәлешләре буенча фикер алыштылар һәм яңа уку елына бурычлар билгеләделәр. Быел мәктәп коллективына 2 яшь педагог кушылды. Яшь укытучылар адресына котлау сүзләре яңгырады.

Шәмәрдән филиалы укытучылары Елена Валентин кызы һәм Евгений Васильевич "Гитара классында яңа инструментлар экспозициясе" темасы белән чыгыш ясадылар. Гитарада уйнарга өйрәнү процессы күрсәтелде. Гитара бүгенге көндә  мәктәп яшендәге балалар арасында иң популяр уен корал.

Педагогик совет яңа уку елына бурычларны билгеләү, эш планнарын раслау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International