“Ямьле Саба” яр буе зонасы территориясе озыная, киңәя, матурлана. Биредә ел әйләнәсе төзелеш эшләре туктап тормый. Чөнки камиллекнең чиге юк, барысы да биредә яшәүче халык өчен дә, килгән кунаклар өчен дә уңайлы һәм матур булсын өчен эшләнә. Бу көннәрдә, мәсәлән, сәхнә мәйданчыгы артында тротуар эшләнә һәм халык телендә пляж дип йөртелүче зонада чишмә төзекләндерелә.