2022 елның 3-4 сентябрендә «Маяк» картодромында Лесхоз бистәсендә картинг буенча республика ярышлары узды: 125Б классында ТР Кубогы, Стриж, Пилот, 125а, Honda GX-200,Honda GX-270 классларында ТР Беренчелеге.
Бүләкләү тантанасында мәртәбәле кунаклар да бар иде:
ТР автоспорт Федерациясенең техник директоры Резеда Әнәс кызы Мортазина; спорт комиссары, беренче категорияле судья Владимир Сергеевич Мурыгин; ярыш җитәкчесе Илгиз Тәлгать улы Насыйбуллин; Башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Ирек Рамазан улы Гарипов.
Ярышларның нәтиҗәләре түбәндәгечә:
"Стриж" классы:
3 урын Пыченков Глеб Казан шәһәре (Вираж);
2 урын Солтанов Әмир Сарман авылы (МБОУ ДО СЮТ Ялкын);
1 урын Гәрәев Артур Байлар Сабасы ш.т. б. (Торнадо).
"Honda 200" классы:
3 урын Ивкин Арсений Бөгелмә шәһәре (МАУ СШ Юность);
2 урын Хәкимов Азамат Бөгелмә шәһәре (МАУ СШ Юность);
1 урын Байкалов Артур Чаллы шәһәре (ГДТДиМ №1).
"125А" классы:
3 урын Шерер Арсений ш.т.б. Урыссу (Шмель);
2 урын Гәрәев Айдан ш.т.б. Урыссу (Шмель);
1 урын Мәхмүтов Алмаз Сарман авылы (МБОУ ДО СЮТ Ялкын).
"ПИЛОТ" классы:
3 урын Салихов Данияр Казан шәһәре (СДЮТиЭ Искра);
2 урын Солтанов Әмир Сарман авылы (МБОУ ДО СЮТ Ялкын);
1 урын Зиатдинов Мурад Казан шәһәре (СТК МАК-ТИТАН).
"125Б" классы:
3 урын Фролов Николай Казан шәһәре (СТК МАК-ТИТАН);
2 урын Җиһаншин Зөфәр Казан шәһәре (СТК МАК-ТИТАН);
1 урын Шихов Артур Урыссу ш.т. б. (Шмель).
"Honda 270" классы:
3 урын Гарипова Арина Сарман авылы (МБОУ ДО СЮТ Ялкын);
2 урын Сәлахов Марат Түбән Кама шәһәре (NK-Racing Team);
1 урын Авдиенко Родион Түбән Кама шәһәре (NK-Racing Team).
Командалар:
3 урын ш.т.б..Байлар «Торнадо-1»;
2 урын Урыссу шәһәре, " Шмель»;
1 урын Сарман авылы «МБОУ ДО «СЮТ»-«Ялкын».
Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр, дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырылды.