«Өстәл теннисы буенча Татарстан өметләре» ачык турниры

2022 елның 4 сентябре, якшәмбе

2 сентябрьдән 4 сентябрьгә кадәр Казан шәһәрендә «Өстәл теннисы буенча Татарстан өметләре»ачык турниры узды. Турнирда Россиянең 19 төбәге катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре:
2010 елгы малайлар арасында авыл районнары зачетында:
1 урын-Ганиев Ансэль (Баулы)
2 урын - Вилданов Камил (САБА-АРЕНА)
3 урын - Габделхаков Тимерхан (САБА-АРЕНА)
2010 елгы кызлар арасында.:
1 урын - Хәбибрахманова Зилә (САБА-АРЕНА)
2 урын-Мөхәммәтҗанова Ралина (Баулы)
3 урын - Латыйпова Илзирә (САБА-АРЕНА)
2011 елгы һәм яшьрәк малайлар арасында:
1 урын - Латыйпов Илсаф (САБА-АРЕНА)
2 урын - Сибгатуллин Самат (САБА-АРЕНА)
3 урын - Ризатдинов Кәрим (Сарман р-ны)
2011 елгы һәм яшьрәк кызлар арасында:
1 урын - Батыршина Динә (Яшьлек Саба)
2 урын-Хәбибуллина Динә (Яшьлек Саба)
3 урын-Сөләйманова Алинә (Баулы)
Котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, яңа уңышлар һәм җиңүләр телибез!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International