Татарстан Республикасы көненә багышланган "Сезон башы" бадминтон буенча ачык турнир

2022 елның 3 сентябре, шимбә

19 августта Саба- АРЕНАда Татарстан Республикасы көненә багышланган "сезон башы" бадминтон буенча ачык турнир узды. Сезон ачылышында Саба районыннан, Казаннан, Балык Бистәсе һәм Алексеевск районыннан 44 яшь спортчы катнашты.
Турнирда җиңүчеләр булдылар:
2009-2011 елларда үсмерләр арасында Р.Галиуллин Җамал (Балык Бистәсе), 2012 һәм аннан кечерәк Сафин Әгъләм (Саба районы).
2009 елгы кызларда Әгъзәмова Гүзәл (Балык Бистәсе), 2010-2011 Нуруллина Азалия (Казан) , 2012 һәм аннан кечерәк Гобәйдуллина Ралина (Саба районы). Укучыларга республика һәм бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясауларын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International