Килдебәк урта мәктәбендә белем бәйрәме

2022 елның 2 сентябре, җомга

1 нче сентябрьдә Килдебәк урта мәктәбендә белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды. Бу уку елында мәктәптә барлыгы 115 бала белем алачак. Мәктәпкә балалар Килдебәк, Мишә, Арташ авыл җирлекләреннән һәм Саба шәһәр җирлегеннән ктлеп белем алачак. Беренче сыйныфка 8 бала кабул ителде. Балаларга 23 укытучы белем бирәчәк. Тантаналы линейкада укучыларның әти-әниләре, авыл җирлегендәге оешма җитәкчеләре, район вәкилләре катнаштылар. Алар укучыларны белем бәйрәме белән котладылар һәм укуда уңышлар теләделәр. Шулай ук “Саба таңнары” газетасының баш мөхәрирре Исмәгыйлов Р.Г.  укучыларны бәйрәм белән котлады һәм беренче сыйныфка укырга килүче балаларга Татарстан Республикасы Президенты Минниханов Рөстәм Нургали улының бүләкләрен тапшырды. Ә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибрахим улы беренче сыйныф укучыларына Әлифба китабын бүләк итте.

Укучыларны һәм укытучыларны белем бәйрәме белән котлыйбыз һәм  уңышлы уку елы телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International