Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче Хаҗиева Минтахирә Габдрахман кызы бүген үзенең олы юбилеен – 90 яшен бәйрәм итә. Шул уңайдан юбилярга ил башлыгының котлау открыткасы, район хакимиятенең бүләге тапшырылды, ул эшләп лаеклы ялга киткән район кулланучылар җәмгыяте исеменнән тәбрикләү сүзләре белдерелде. Минтахирә апа 1932нче елның 1нче сентябрендә Саба районы Урта Саба авылында күпбалалы гаиләдә иң өлкәне булып дөньяга килә. Гаиләдә алар 7 бала үсәләр. Шулай булуга да кармастан, Минтахирә апага Сатыш мәктәбен тәмамлагач, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында агроном блегечлеген үзләштерү бәхете елмая. Аннары ул хезмәт юлын Икшермә совхозында агроном буларак башлап җибәрә. 1953нче елда алар сөйгәне Мөхәммәт белән кавышалар, аннары Байлар Сабасында төпләнеп яши башлыйлар. Минтахирә апаның биредәге хезмәт юлы район кулланучылар җәмгыяте белән тыгыз бәйләнгән. Биредә ул сатучы булып та эшли, склад мөдире, хисапчы вазифаларын да башкара. Лаеклы ялга да ул биредән китә. Мөхәммәт абый белән алар 4 бала тәрбияләп үстерәләр, Мөхәммәт абый инде гүр иясе. Минтахирә апа бүген балаларының, кияү-киленнәренең, 4 оныгы һәм 5 оныкчыгының игелеген күреп, ярдәмен һәм күңел җылысын тоеп яши.