27 август көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә һәм Тенеки, Йосыф-Алан авыл клубы хезмәткәрләре авылдашлары белән берлектә "Җырлы биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша" проекты кысаларында "Кичке уен" бәйрәме үткәрделәр. Биредә урып-җыю йоласы күрсәтелде, аннан соң борынгы кичке уеннарга җыелу, кичке күңел ачулар, җырлар, биюләр, ата-бабаларыбызның уеннарын чагылдырдык. Бу чарада катнашучылар "Түгәрәк уен", "Наза" "Биш парлы", “Гөлбану”, һ.б яшьлек уеннарын бик теләп уйнадылар . Биюләр арасындагы тәнәфесләрдә кунаклар өчен учакта пешкән тәмле ботка, тәм-том, торт, самовардан чәй белән сыйлау оештырылды. Бу чара авылдашлар өчен аралашу шатлыгын да бүләк итте. Кичә бик матур, күңелле булды һәм чын бәйрәмгә әверелде.