Бүген, 1 сентябрь, штпда. Саба муниципаль районының Байлар Сабасы 500 урынлы яңа мәктәп ачылды. Төзелеш Россия Федерациясенең «авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының «Авыл территорияләренең заманча йөзе»ведомство максатчан программасы кысаларында алып барылды.