Байлар Сабасы бистәсендә 1нче сентябрьдән Объездная урамы, 6А адресы буенча яңа мәктәп үз ишекләрен ачарга әзерләнүе турында хәбәр иткән идек инде. Мәктәпкә машина белән килүчеләр өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган, шул ук вакытта җәяүлеләр өчен дә тротуар эшләү өстендә эш алып барыла. Чөнки бистәнең бу як өлешендә яшәүчеләр саны көннән-көн арта, җәяү генә мәктәпкә йөрүчеләр дә аз булмаячак дигән сүз. Эшне җирле бюджет хисабыннан җаваплылыгы чикләнгән “Биссан” җәмгыяте башкара.