"Минем яраткан чәчәкләрем!"дип исемләнгән чара

2022 елның 30 августы, сишәмбе

Чәчәкләр-җир шарының барлык почмакларында да безнең зур планетада үсә торган гаҗәеп үсемлекләр. Чәчәкләр ярдәмендә безнең дөнья табигый төсләр белән тулылана. Чәчәкләр кәефне күтәрергә, тынычландырырга һәм иң уңай хис-тойгылар тудырырга сәләтле. Чәчәкләрне бүләк итү һәм бүләк буларак алу күңелле. 27 август көнне Килдебәк мәдәният хезмәткәрләре ,китапханәче белән берлектә "Минем яраткан чәчәкләрем!"дип исемләнгән чара үткәрделәр.Әлеге чарада балалар чәчәкләр турында күп риваятьләр ишеттеләр, викторина сорауларына һәм табышмакларга җавап бирделәр җавап бирделәр. Шулай ук бүлмә үсемлекләрен үстерү турында үз белемнәре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International