Сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы тынлы оркестры- «Новоуральские фанфары-2022"конкурсы җиңүчеләре.

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

26-28 август көннәрендә Свердловск өлкәсенең Новоуральск шәһәрендә "Новоуральские фанфары-2022"XVII Бөтенроссия тынлы һәм джаз оркестрлары конкурс-фестивале узды.

 Конкурста Россиянең төрле шәһәрләреннән: Магнитогорск, Ижевск, Пермь, Новоуральск, Глазов, Екатеринбург, Түбән Тура, Югары Синячиха, Асбест, Түбән Тагил, Чиләбедән 700 гә якын музыкант катнашты. " Тынлы оркестр” номинациясендә Татарстан Республикасын Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы балалар тынлы оркестры тәкъдим итте  (җитәкчесе: Фәтхуллин А.А., хореограф : Мөбәрәкҗанова А. З.).Конкурс нәтиҗәләре буенча тынлы оркестр 2 дәрәҗә Лауреат дипломына ия булды. Укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Укучыларыбызны һәм коллектив җитәкчесе Фәтхуллин Айдар Альберт улын  зур җиңүләре белән котлыйбыз! Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International