Саба урта мәктәбендә булачак укучылар тәбрикләнде

2022 елның 26 августы, җомга

     26нчы август көнне Байлар Сабасы бистәсенең быелгы уку елында үз эшчәнлеген башлап җибәрәчәк яңа Саба урта мәктәбендә беренче мәртәбә белем ачкычларын кулларына алучы кызлар һәм малайларга бүләкләр өләшенде. Уку кирәк-яракларын үз эченә алган бүләкнең иганәчесе - район башлыгы Р.Н.Минниханов һәм республиканың “Нәфис-Косметикс” җәмгыяте. Тантанада укучылар, аларның әти-әниләре, мәктәп дирекциясе һәм Саба шәһәр башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

     Шушындый ук чара Сабаның сәләтле балалар мәктәбендә һәм гимназиядә дә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International