«Батыр Җәлилчеләр» дип исемләнгән тарихи сәгать

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

     24 август көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Батыр Җәлилчеләр» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр. 

    25 август көнне Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне билгеләп  үтелә. 78 ел элек бу көнне Берлинның Плетцензее төрмәсендә унбер ватандашыбызны җәзалаганнар үтергәннәр.

   Балалар М.Җәлил һәм аның көрәштәш дуслары биографиясеннән бик күп  мәгълүматләр белделәр. Шулай ук чарада катнашучылар игътибарына «Җәлилчеләр хәтере үлемсез» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чараның йомгаклау өлешендә, кичәдә катнашучылар бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең шигырьләрен укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International