“Balahoner” муниципаль программаны гамәлгә ашыру дәвам итә. 23-24 нче август көннәрендә Олы Шыңарның "Әллүки" һәм Эзмәнең “Саф чишмә” балалар бакчасына йөрүчеләр “Balahoner” проекты кысаларында төрле станцияләрдә хезмәт балалар шартлы акчалар-барсларны кулланып, "Сабантуй" күңел ачу комплексында экскурсиядә булып, ял итеп кайттылар. Алар анда төрле уеннарда үзләренең көчләрен сынадылар, ә иң мөһиме куйган хезмәтләре өчен тиешле хезмәт хакларын файдалы һәм күңелле итеп кулландылар.
Сентябрь аенда Сабаның 1 нче номерлы “Шатлык” һәм 2 нче номерлы “Әллуки” балалар бакчасына йөрүчеләр белән эшләү планлаштырыла.