«Яшел йортка кер, могҗизаларны анда күр» - дип исемләнгән эко-сәяхәт

2022 елның 21 августы, якшәмбе

19 август көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Яшел йортка кер, могҗизаларны анда күр» - дип исемләнгән эко-сәяхәт үткәрделәр. Чара барышында җир планетасы турында сөйләделәр, табигатьне, һәр агачны, куакны, елгаларны һәм кырларны сакларга кирәклеген аңлаттылар. Чәчәкләрне өзмәскә, агачларны сындырмаска, кош ояларын  бозмаска кирәклеген аңлатылды.

Аннан соң балалар төрле конкурсларда катнаштылар. Алар уеннарда катнашып, үсемлекләр һәм хайваннар турында викторина сорауларына җавап бирделәр, кошлар һәм балыклар турындагы  табышмакларга  дөрес җаваплар  таптылар.

 Планетабызның, туган җиребезнең киләчәге, һәрберебезгә бәйле икәнен балаларга аңлата алдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International