«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә «Халыкара фоторәсем» көненә багышланган чара.

2022 елның 19 августы, җомга

Бүгенге көндә яшәешебезне аннан башка күз алдына да китерә алмаган сәнгать-фотосурәтне уйлап табуларына  200ел тулып килә. Фотога төшү, төшерү- бүгенге көндә хобби да, түләүле хезмәт тә, тормыштагы күңелле мизгелләрне чагылдырып,  аларны истәлеккә калдыру чарасы да булып тора.Бөтендөнья фоторәсеннәр көне ел саен 19 нчы августта билгеләп үтелә.

Шушы бәйрәм уңаенан тәрбияче Мостафина А.Ә., тәрбияләнүчеләр өчен "Матурлык бар җирдә дә яши" дип исемләнгән чара уздырды.

Чараның максаты:

- балаларга матурлыкны күрә,аңлый белергә өйрәтү;

- тәрбияләнүчеләрнең фантазиясен үстерү өстендә эшләү;

- балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Чарада балалар актив катнашты. Һәр тәрбияләнүче мөстәкыйль рәвештә  үзенә ошаган атрибутиканы сайлап алды һәм  фотога төште. Чара күңелле һәм кызыклы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International