Марий Эл Республикасының башкаласы Йошкар-Ола - бик матур шәһәр. Туристлар өчен бик популяр урын - Оболенский -Ноготков Мәйданы. Күп кенә экскурсияләр нәкъ менә шушы урыннан башлана. Патриарш мәйданында исә курчак театры рәвешендә искиткеч йорт үзенә тартып тора. Экскурсиянең бер өлешендә кондитер цехында һәм сыр лавкасында булу да каралган иде. Анда сыр һәм баллы ризыклар татып карап дегустация ясадык. Благовещенск манарасында урнашкан гаҗәеп сәгатьләр Кремль курантларының кечерәйтелгән күчермәләре булып тора. Ә Благовещение манарасы Мәскәү Кремлендәге Спас манарасының кечерәйтелгән күчермәсе. Йошкар-Олага барып, Мари утары Уна Кудо йортында булмау дөрес тә булмас иде. Биредә мари халкының үзенчәлекле милли мәдәнияте белән якыннан танышу мөмкинлеге туды. Коймак белән сыйлану, мастер-класслар, кызыклы уеннар да күңелебезгә хуш килде. Йошкар-Олага экскурсиягә йомгак ясап әйткәндә, сәяхәтебездән бары матур тәэсирләр калды. Без Россиянең 275000 кешеле кечкенә шәһәрчегендә түгел, ә Европада булдык дигән хис туа...
Һәм әлбәттә, Йошкар –Ола җирлегендәге безгә карата булган кунакчыллык өчен «Лукоз Саба» җәмгыяте җитәкчесе Тарас Кожановка рәхмәтебезне җиткерәбез.
коз Саба", за гостеприимство, внимание и теплый прием на марийской земле.