ТР Финанс министрлыгы салымнар буенча бурычларны һәм недоимкаларны киметү буенча видеоконференция режимында чираттагы киңәшмәсен уздырды

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

ТР Финанс министрлыгы тарафыннан видеоконференция режимында узган чираттагы киңәшмәдә салымнар буенча бурычларны һәм недоимкаларны киметү мәсьәләләре каралды. Киңәшмәдә катнашучылар тарафыннан түбәндәге мәсьәләләр каралды: Республиканың Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең 04.05.20021 ПР-120 номерлы уртак коллегиясе беркетмәсе нигезендә үткәрелә торган эш кысаларында салым буенча бурычларны һәм недоимкаларны киметү, мөлкәт һәм җир кишәрлекләре өчен аренда түләвен киметү буенча чаралар үткәрү. Киңәшмә барышында суд приставы-башкаручысы А. А. Исмәгыйлевның безнең районда учетта торучы  салым түләмәүчеләрнең сәбәпләре турында хисабы тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International