Физкультурачылар көне-халыкара ярышларда илебез данын яклаган профессиональ спортчылар бәйрәме генә түгел. Бу бәйрәм һәркайсыбызныкы да, чөнки бары тик сәламәт һәм матур тәндә генә сәламәт һәм оптимистик рух яши! Бу бәйрәм безнең районда да ел саен күңелле һәм актив уза.
5 август көнне районның спорт җәмәгатьчелеге «Олимп» стадионы территориясендә җыелды. Бәйрәм бер сулышта узды. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре барлык төр ярышларда актив катнаштылар. Загидуллина Гөлнара хатын – кызлар арасында 800 метрга йөгерүдә 2 урынга, Эльмира Валеева 3 урынга лаек булдылар. Хатын-кызлар арасында үткәрелгән армспорт ярышында Сафина Адилә 2 урынны яулады, пневматик винтовкадан атуда Якупова Лилия шулай ук 2 урынга лаек булды. «Городки» ярышында Исмагилова Эльвина 1 урынны, Назмутдинова Айзирә 3 урынга лаек булдылар.