Саба гимназиясендә дуслык "Мирас” дуслык лагере эшли

2022 елның 8 июле, җомга

  Җәйге каникуллар башлангач, балалар лагерьларда ял итәргә ашкына. Әллә кая да барасы юк, Саба гимназиясе каршында оештырылган  "Мирас" лагеренда ял итеп була ич! Көнгә өч тапкыр ашаталар,  уйнаталар, торле конкурслар,  экскурсиялэр оештыралар. Теләгән балага рәхәтләнеп ял итэргэ була. Быел Саба гимназиясе  каршында оештырылган "Мирас " лагерынын 2 сменасында 193  бала ял итә. Лагерь 8 отрядка буленгэн. Һәр отряднын үз вожатые, исеме, девизы бар. 

  Лагерь эшли башлаганның беренче көненнэн үк балаларга  районыбыз шагыйрэсе Ильмира Гимаева очрашуга килде. Ул узе ижат иткэн шигырьлэре белэн соендерде хэм балалар белэн бергэ шигырьлэрен укыды. 

  Кызыксынучан балалар бик куп.  Табышмаклар, башваткычлар, курчаклардан экиятлэр куеп әзерләп килгәннәр иде вожатыйлар.

   Балалар тавышыннан Саба үзәге тынып тормый. Кон саен үткэн конкурслар балалар кунелендэ озак сакланыр. Кызыклы итеп оештырылган чаралары белән һәр бала күңеленә кереп калыр лагерь.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International