«Юл кагыйдәләренең каникуллары юк» дип исемләнгән тема буенча “Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты” дәүләт казна учреждениесендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә багышланган уеннар

2022 елның 5 июле, сишәмбе

5-нче июль көнне тәрбияче Эзекова Э.Р. җитәкчелегендә  «Юл кагыйдәләренең каникуллары юк» дип исемләнгән тема буенча уеннар үткәрелде.
Максат: балаларны юл билгеләре, светофор турында күзаллауны ныгыту, игътибарны, хәтерне үстерү.
Уен башында балалар тәрбияче белән бергә юл хәрәкәте билгеләрен карадылар. Тәрбияче балаларга теге яки бу билгенең нәрсә икәнлеген аңлатты. Соңыннан балалар тәрбияченең сорауларына җавап бирделәр, кирәкле билгене  күрсәттеләр.
Балалар йорты территориясендә светофорлы мәйданчык һәм асфальтта ясалган зебралар бар. Саф һавада юл билгеләре белән уен балаларга аеруча ошады. Алар тәрбиячене игътибар белән тыңладылар. Балалар  юл аркылы яшел ут янганда гына чыгарга яраганлыгын аңладылар.  Уеннар  балаларга бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International