«Җәйге китапханә – 2022»

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

28 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Тенеки һәм Йосыф-Алан авыл клубы мөдирләре Саба үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Җәйге китапханә – 2022» дип исемләнгән балалар өчен үткәрелгән «Әдәби аланга сәяхәт» проекты кысаларында бәйрәм ачылышында актив катнаштылар. Бәйрәм тамашасы әкият геройлары-Убырлы, Шүрәле белән башланып китте. Убырлы һәм Шүрәле урлаган китапларны кире кайтару өчен Буратино белән балалар сорауларга җаваплар эзләделәр. Нолик төрле фокуслар күрсәтте, аның артыннан чарада катнашучылар зур кызыксыну белән күзәттеләр. Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елында, әлеге проект кысаларында халык уеннары уйналды, анда балалар актив катнаштылар, бүләкләр һәм тәм-томнар алдылар.  Бәйрәмнең төп герое Зур китап, бәйрәм ахырында "Җәйге китапханә - 2022" ачылуын игълан әйтте. Балалар җәй өчен кирәкле уңай эмоцияләр һәм бик яхшы бәйрәм кәефе алдылар. Алар әле озак вакытлар бу искиткеч бәйрәмне искә төшерәчәкләр һәм күңелле итеп сөйләшәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International