Балкыш»үзәгендә ял итүчеләр өчен чара

2022 елның 24 июне, җомга

   Намуссыз сатучылардан барыннан да бигрәк кулланучыларның социаль якланмаган категорияләре (өлкәннәр, пенсионерлар, инвалидлар) зыян күрә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, иң беренче чиратта, сатып алучыларның (кулланучыларның) аеруча йомшак категориясе буларак, алдау практикасының таралуын кисәтү максатыннан, өлкән яшьтәге кешеләр белән даими рәвештә очрашулар үткәрә. Шулай итеп, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районы «Балкыш «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә ял итүчеләр һәм шушы үзәктә дәваланучылар өчен чара үткәрде.

   Очрашуда катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Федераль законның төп нигезләмәләре, зыян күрүчеләргә китерелгән зыянны каплау кагыйдәләре, гражданинның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен бозганда гамәлләр эзлеклелеге аңлатылды, шулай ук бәхәсле хәлләрдә ничек эш итү һәм үзләрен алдакчылардан саклау турында мәгълүмат җиткерелде. Сыйфатсыз азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар, шул исәптән дистанцион ысул белән сатып алынган товарлар, көнкүреш хезмәтләре күрсәтү, финанс хезмәтләре күрсәтү һ. б. мәсьәләләр буенча киңәшләр бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International