“Ямьле Саба” ямьлеләнә

2022 елның 21 июне, сишәмбе

    Быелгы җәй безне эссе көннәре белән сөендермәсә дә, Байлар Сабасының “Ямьле Саба” яр буе мәйданындагы халык телендә “пляж” исеме белән йөртелүче участогына табигать белән хозурланырга тукталучылар җитәрлек. Чөнки биредә тукталып ял итәргә, сөйләшеп аралашырга махсус мәйданчыклар булдырылган, учакта шашлык пешерергә, казан асарга уңайлыклар тудырылган. Биредә бу көннәрдә кызу эш кайный. “ПМК-Мелиорация” хезмәткәрләре тарафыннан яр буена агачлар утыртыла, су агу өчен җайланма эшләнә, ике яр буен тоташтыра торган тротуар эшләнә. Кыскасы, эшләп аргач, иркенләп, тынычлап ял итәргә теләсәгез, “Ямьле Саба” яр буена рәхим итегез!   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International