Тарих сукмагы буйлап

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

15 июнь көнне Эзмә, Курсабаш авыл мәдәният йорты, Сулә авыл клубы хезмәткәрләре авыл халкы өчен Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан «Тарих сукмагы буйлап» дип исемләнгән туристик экскурсия оештырдылар. Экскурсияне шәһәр башлыгы озатып йөрде, ул безгә тарихи, истәлекле урыннар турында сөйләде. Экскурсия барышында Изге китапның иң зур басмасын күрдек. Ислам динен кабул итү тарихын белделәр. Күп кенә музейларда, Ак мәчеттә булдык. Туристик маршрут ахырында экскурсиядә катнашучылар тагын бер кат Болгар изге урынына килергә теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International