2022 нче елның 26 нчы маенда Югары Утар балалар йортында тәрбияче Э.Р. Эзекова «Минем шаян тубым" дип исемләнгән чара үткәрде.
Максаты: туп белән хәрәкәт итү күнекмәләрен ныгыту, балаларның физик активлыгын үстерү.
Спорт сәгате сюрпризлы мизгелдән башланды. Балалар капчыкта яшерелгән әйберне ачыкладылар: куллары белән капчыкны капшадылар һәм эчендә нәрсә булуын ачыкладылар.
Балалар туплар белән төрле уеннар уйнадылар: «Туп белән күңелле зарядка» «Бер-береңә туп күрсәт» һәм башка уеннар.
Тәрбияче апалары балаларга төрле йөз күренешле туплар күрсәтте, һәм алар аларны белергә тиеш булдылар.
Бу спорт сәгате балаларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.