«Пионериянең юбилее - 100 ел» танып-белү сәгате

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

20 май көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Пионериянең юбилее - 100 ел» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. 19 май - Владимир Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионерлар оешмасы көне. Китапханәче һәрбер оешманың үз атрибутлары булуы, пионер оешмасы символлары турында сөйләде. Галстукның өч ахыры 3 буын, ягъни коммунистлар, комсомоллар һәм пионерлар арасындагы ныклы элемтәне билгеләгәнен белделәр.  Шулай ук мәктәптә пионер оешмаларының мәҗбүри символы булган-значок, галстук, пионер байрагы  һәм девиз сурәтләнгән кызыл төстәге тукыма турында сөйләнде. Чараның кунагы-пионерлар хәрәкәте ветераны, Зәки Хәбибуллин исемендәге Юлбат сигезьеллык мәктәбенең өлкән пионервожатые Шакирҗанова Фәхимә Гаптелфәт кызы пионерлар хәрәкәтендәге үз эшләре белән уртаклашты һәм балаларга яхшы кәеф, яхшы укуларын, югары үрләргә омтылуларын теләде. Бәйрәм стенгазетасы чыгарылды һәм  «Һәрвакыт әзер» дип исемләнгән тематик күргәзмә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International