"Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат – йорты» нда «Язгы чәчәкләр» дип исемләнгән рәсем дәресе

2022 елның 13 мае, җомга

2022 елның 12 маенда   "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат – йорты» нда Тимергалиева И. җитәкчелегендә «Язгы чәчәкләр» дигән темага рәсем дәресе уткәрелде

Максат: балаларда иҗади күзаллауны  үстерү.

Бурычлар:

1. язгы чәчәк бәйләменең төсен җиткерергә өйрәнү; балаларның рәсем ясау осталыгын һәм сәләтләрен күтәрү;

2. чәчәкләрне мөстәкыйль сайлау һәм сызу сәләтен үстерү; рәсем композициясен формалаштыру; төсләр турындагы белемнәрне һәм гуашны төгәл куллану сәләтен ныгыту;

3.табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Яз килде. Кояш җылынырга кереште, беренче чәчәкләр  чәчәк ата. Язда бик күп чәчәк үсә! Барлык  чәчәкләр матур! hәрберсенең үзенчәлекле исе бар, һәр чәчәкнең сабак, ботак һәм яфраклары бар. Рәсем дәресендә без яз коне үсә торган чэчэклэрне карадык. Язнын беренче чэчэген буяу битлэренэ ясадык ,  балалар дәрестән  канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International