Җиңү көне уңаеннан Митинг

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

8 май көнне Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре мәктәп һәм балалар бакчасы белән берлектә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг-концерт оештырдылар. Бәйрәмгә сугыш чоры балалары, бистәдә яшәүчеләр чакырылган иде. Митинг Иштуган авыл җирлеге башлыгы Д.М. Гайнетдиновның, Саба муниципаль районының Баш ветеринария табибы З. Р. Ганиевның котлаулары белән башланып китте. Сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, сугышчы-авылдашлар һәйкәленә чәчәкләр һәм веноклар куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International