Елның кайсы фасылында төшсәң дә, саф һавасы, үзенчәлекле табигате белән каршы алучы, җанны да, тәнне дә ял иттерә торган “Ямьле Саба” яр буе зонасында төзелеш эшләре тынып тормый. Бу көннәрдә биредә “ПМК-Мелиорация” җәмгыяте тарафыннан Совет урамы ягыннан төшкәндә иңкүлекне чистарту һәм төзекләндерү эше алып барыла. Аны финанслау республика программасы кысаларында тормышка ашырыла.