7 май көнне Сабинка елгасы яр буенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган җиңел атлетика ярышы булып узды. Ачылу тантанасын Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов Ирек Рамазан улы һәм Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы «Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары Димөхәммәтов Алмаз Фәнис улы үткәрде. Ярышларда 135 тән артык спортчы катнашты.