2022 елның 5 маенда Югары-Утар балалар интернат йортының “Шәфкать“ бүлегендә тәрбияче Сираҗиева Г. Ф. “ Җиңү тәрәзәләре” дип исемләнгән Бөтенроссия акциясендә катнашты.
Максат: илдәге бәйрәмнең төп мәгьнәсен аңлату; балаларның фикерләвен, кул чукларын үстерү.
Акциянең кыйммәте шунда ки, хәтта өйдән чыкмыйча да, тәрәзәләрне бизәп, Бөек Ватан сугышы ветераннарына рәхмәтебезне белдереп, тыныч илләр, күкләребезне аяз булуын теләп, һәркемгә рәхмәт әйтә алабыз. Тәрбияче балалар белән бергә акциядә катнашты. Интернат- йорты тәрәзәләрен Җиңү символлары: чәчәкләр, шарлар, мәңгелек утлар, георгий тасмалары, күгәрченнәр, котлау язулары белән бизәделәр. Бөек Ватан сугышы символларын буяулар белән сурәтләделәр, кәгазьдән трафаретлар кистеләр, матур аппликацияләр ясадылар.